Раштуа очрашулары (12+)

Традицион раштуа очрашуларында шәһәр үзәк китапханәсендә Чаллы педагогия университеты доценты Наталья Амирова һәм аның сәнгать һәм дизайн факультетында укучы студентларының рәсем күргәзмәсе ачылу тантанасы узды.

рожд встречи
IMG-20230105-WA0025
IMG_20230109_092043
IMG-20230105-WA0019
IMG-20230105-WA0028

Наталья Владимировна күргәзмәдә тәкъдим ителгән рәсемнәре, эшләрне язу техникасы турында тулырак итеп сөйләде. Рәссамның дуслары, хезмәттәшләре аны күпкырлы шәхес буларак билгеләп үтте, экспозициядәге рәсемнәрнең сәнгатьчә матурлыгын һәм тәэсирлелеген ассызыклап узды. 

Регина Михедюкованың вокал чыгышы онытылмас раштуа рухын тудырды. Шагыйрьләр Галина Баглаева һәм Равил Әхмәтҗанов кышкы шигырьләрен укыды. 

Рәсемнәр, музыка, шигърият гаҗәеп рәвештә үрелеп барды һәм тамашачыларга чын-чынлап эстетик ләззәт бүләк итте. 

Теләге булган һәркемне 3 февральгә кадәр экспозициядә көтеп калабыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: